news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстан генераль консулы: Татарстан — төбәкләр арасында иң яхшы сәүдә партнеры

Үзбәкстан илдә Татарстан инвестицияләре күләмен арттырырга планлаштыра.

Үзбәкстан генераль консулы: Татарстан — төбәкләр арасында иң яхшы сәүдә партнеры
Рамиль Гали

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Татарстан — Россия төбәкләре арасында Үзбәкстанның иң яхшы сәүдә партнерларының берсе. Бу турыда Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев Ташкенттагы беренче халыкара инвестицион форумга багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Татарстан Республикасы региональ дәрәҗәдә безнең иң яхшы сәүдә партнерларыбызның берсе. Елдан-ел озак вакытлы инвестицияләр артачак, дип өметләнәбез, — диде Фәриддин Насриев.

Аның сүзләренчә, хәзер Үзбәкстан КАМАЗ һәм «Татнефть» кебек эре компанияләр белән актив хезмәттәшлек итә һәм шулай ук Татарстанның кече һәм урта предприятиеләрен җәлеп итәргә планлаштыра.


news_right_1
news_right_2
news_bot