news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел россиялеләрнең реаль хезмәт хакы 2,3 процентка артачак

Икътисадның бюджет тармагында эшләүчеләргә килгәндә, аларның хезмәт хакы да артуын дәвам итәчәк, дип искәртте РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел россиялеләрнең реаль хезмәт хакы — 2,3, ә халыкның реаль акчалата керемнәре 1,5 процентка артачак. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин «Российская газета»га биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

Икътисадның бюджет тармагында эшләүчеләргә килгәндә, аларның хезмәт хакы да артуын дәвам итәчәк, дип искәртте ул.

Президентның 2012 елдагы май указларында билгеләнгән категорияләрнең хезмәт хаклары элеккечә үк төбәктәге хезмәт эшчәнлегенең айлык уртача кеременә тиң булачак. Бу күрсәткеч артса, димәк, әлеге категорияләргә караган бюджет хезмәткәрләренең дә эш хакы үсә дигән сүз», - дип искәртте министр.

Май указларында телгән алынмаган категорияләр, мисал өчен, кадровиклар, юристлар, хисапчылар, биналар һәм җиһазларга хезмәт күрсәтүче бюджет учреждениеләренең инженер-техник һәм ярдәмче хезмәткәрләренең дә эш хакы артачак: 2020 елның 1 октябреннән әлеге категорияләр буенча хезмәткә түләү фонды – 3, ә 2021 һәм 2022 елларда, шулай ук 1 октябрьдән ел саен 4 процентка индексацияләнәчәк, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100