news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин ипотека ставкасын 7,9 процентка кадәр киметү бурычын куйды

Россия Президенты КАМАЗның 50 еллык юбилее уңаеннан завод эшчеләре белән очрашты.

Владимир Путин ипотека ставкасын 7,9 процентка кадәр киметү бурычын куйды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Якындагы елларда ипотека кредитлары буенча ставка 7,9 процентка кадәр кимиячәк. Бу хакта КАМАЗның 50 еллык юбилее уңаеннан эшчеләр белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Хәзер Россия Үзәк банкының төп ставкасы 6,5 процент тәшкил итә, ә ипотека буенча ставка — 8,9 процент. Якындагы елларда аны 7,9 процентка кадәр кыскарту бурычы куела», — диде Владимир Путин.

Илдә яшь гаиләләр өчен ярдәм чаралары бар. 6 процент ставка буенча ипотека кредиты алырга мөмкин. Ул 2018 елның башында Президент йөкләмәсе буенча гамәлгә кертелде. Әлеге программа 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче бала һәм аннан соңгы бала туган гаиләләргә генә кагыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100