Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Денис Мантуровка «Алабуга» зонасында Aurus җитештерү мәйданчыгын тәкъдим иттеләр
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министрына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Форд Соллерс Алабуга» ҖЧҖ заводын карады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Предприятие мәйданчыгында Aurus югары класслы автомобильләрне серияле җитештерү җәелдереләчәк. Завод кунаклары цехлар өчен билгеләнгән мәйданчыклар белән танышты.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы өчен заводны тәкъдим иттеләр. 2021 елның I кварталыннан лимузиннарны серияле җитештерү башланырга тиеш. Тулы цикл җитештерүгә штамплау ысулы белән җитештерү, двигательләр җитештерү, җыю, буяу һәм эретеп ябыштыру цехлары керә.
Моннан тыш, Денис Мантуровка 2024 елга кадәр проект җитештерү куәтләренә чыгу планын тәкъдим иттеләр. Кунаклар өчен «Форд Соллерс Елабуга» җитештерә торган машиналар күргәзмәсе оештырылды. Бу, аерым алганда, ашыгыч медицина ярдәме автомобиле, аз мобильле пассажирлар йөртү машинасы, газ-мотор ягулыгы белән йөри торган йөк пассажир автосы һәм «УАЗ Профи» базасында мәктәп автобусы, шулай ук Ford Transit базасында ашыгыч медицина ярдәме автомобиле һәм мәктәп автобусы.
Шуннан соң федераль министр «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ штамповкасы корпусын карады. Бу компания Aurus автомобиле өчен кузов детальләре штамповкалары белән тәэмин итүче итеп сайланган.
«Алабуга» махсус икътисади зонасында булу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы «Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм сәнәгать үсешенә зур өлеш керткәне өчен» республика бүләгенә лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз