Республиканың 406 предприятиесе яшәү минимумыннан кимрәк уртача хезмәт хакы түли

Республиканың 406 предприятиесе яшәү минимумыннан кимрәк уртача хезмәт хакы түли

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Булат Сруров). 2006 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанның 406 предприятиесендә утарча хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбәнрәк. Кичә әлеге мәгълүмат ТР Министрлар Кабинетында формаль булмаган хезмәт базарын адаптацияләү һәм керемнәрне законлаштыру буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышы барышында яңгырады.

Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча Территориаль органы җитәкчесе (Татарстанстат) Валерий Кандилов билгеләп үткәнчә, үз эшчеләренә тиешенчә түләмәгән 406 эре һәм урат предприятиенең 168е авыл хуҗалыгына карый. Октябрьдә агросәнәгать секторында республика буенча уртача хезмәт хакы тулаем алганда сентябрь белән чагыштырганда 14 процентка кимегән һәм 3975 сум тәшкил иткән. Ягулык-энергетика файдалы казылмалары табу белән мәшгуль татарстанлыларның айлык керемнәре иң югарысы санала – октябрь нәтиҗәләре буенча 18989 сум яки 2006 елның гыйнвар-октябрендә уртача 19931 сум тәшкил иткән. Октябрьдә барлык предприятиеләр (кече бизнесны да исәпкә алып) буенча уртача хезмәт хакы 9287 сум булган.

Валерий Кандилов сүзләренчә, сентябрь белән чагыштырганда бераз кимү күзәтелсә дә, эшчеләренең уртача хезмәт хакы минималь кулланучылар бюджетына җитмәгән хуҗалык итүче субъектларның саны шактый күп кала бирә. Октябрь нәтиҗәләре буенча, Татарстанстат шундый 2414 эш бирүчене ачыклаган, аларның 31 проценты – авыл хуҗалыгы предприятиеләре.