news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Татарстанның «Бизнес на доверии» проектына ярдәм итәргә вәгъдә итте

«Проверенный бизнес» интернет-ресурсы вәкиле Россия Президентына эксперимент тәкъдим итте.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Бизнес на доверии» проекты идеясен уңай бәяләде, ул намуслы эшмәкәрләр өчен тикшерүләр санын киметүне күздә тота. «Сильные идеи для нового времени» форумында эксперимент үткәрү инициативасы белән « Проверенный бизнес » интернет-ресурсының төбәк программалары җитәкчесе Альбина Газизуллина чыгыш ясады.

«Чынлыкта сез яңа норматив документларны гамәли тормышка кертү белән шөгыльләнәсез һәм шөгыльләнәчәксез. Әлбәттә, без сезгә ярдәм итәрбез. Инициатива дәүләт тарафыннан башкарылган эшләр белән үзара бәйләнештә булачак», — диде Владимир Путин.

«Бизнес на доверии» эксперименты эшкуарларны берләштерәчәк, дип планлаштырыла. Алар барлык нормаларны үтәгәндә тикшерүләр санын киметүгә хокук алачак. Ләкин әгәр дә бергәлектә катнашучы хокук бозса, тикшерүләр саны тагын артачак. Шул ук вакытта экспериментта катнашучылар җаваплы булачак.

Владимир Путин сүзләренчә, инициатива дәүләт позициясе белән туры килә. Мондый максатлар өчен 2021 елның 1 гыйнварыннан «көйли торган гильотина» һәм яңа закон эшли башлаячак, анда сүз җәза турында түгел, хокук бозуларны профилактикалау турында бара.

Элегрәк Татарстанның «Проверенный бизнес» проектын Россия төбәкләрендә таратырга карар иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100