news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бизнеска ярдәм итү программаларына 2 млрд сум акча бүлеп бирелгән

Республика программалары федераль ярдәм чаралары алмаган эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Татарстанда бизнеска ярдәм итү программаларына 2 млрд сум акча бүлеп бирелгән
"Татар-информ" архивы

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда коронавирус пандемиясеннән зыян күрүчеләргә федераль ярдәмгә исәп тота алмый торган эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен 2 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз ташламалы микрозаймнар, поручительлекләр һәм субсидияләр турында бара. Республикада ярдәмнең финанс чаралары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла башлады.

Ташламалы финанслау иң кирәкле чараларның берсе булды. Бизнесменнарга 746 млн сумнан артык суммага 466 микрозайм бирелгән. Ә кече һәм урта бизнес вәкилләренең кредитлары буенча фактта түләнгән процентларның процент ставкасын субсидияләү программасы буенча 82 эшмәкәр 43,5 млн сум алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot