Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дистанцион режимда эшләүче россиялеләргә электр чыгымнарын кире кайтарачаклар
Эш бирүче хезмәткәрнең окладын аның өстәмә чыгымнары күләмендә арттыра алачак.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Дистанцион режимда эшләүче РФ гражданнары, мисал өчен, электр энергиясенә тотылган чыгымнарын кире кайтара алачак. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Хезмәт кодексына тиешле төзәтмәләр пакетын хуплады. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Проект авторларының берсе – Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Михаил Тарасенко сүзләренчә, өйдә эшләүче хезмәткәр электр энергиясе һәм шәхси компьютер амортизациясе чыгымнарына компенсация сорый ала.
«Моның гамәлдә ничек тормышка ашырылачагын партнерлар хезмәт килешүе кысаларында мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә тиеш. Әйтик, эш бирүче хезмәткәрнең окладын аның өстәмә чыгымнары күләмендә арттыра ала», - дип ачыклык кертте Тарасенко.
Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, Covid-19 пандемиясе вакытында дистанцион режимга күчкән компания хезмәткәрләренең саны 30 меңнән 5 миллионга кадәр арткан. Өстәвенә, эш бирүчеләргә шикаятьләр саны да күбәйгән.
Шунлыктан төзәтмәләр арасында «ял вакытының кагылгысызлыгы» һәм «үзара бәйләнешкә керү вакыты» кебек төшенчәләргә төгәллек кертергә кирәк. Ведомствода шулай ук дистанцион эш режимына күчүгә ризалык бирүдән баш тарткан очракта хезмәткәрне көткән аяныч нәтиҗәләр исемлеген кодекска кертү зарурлыгын билгеләп үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз