Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан ваклап сату итү әйләнеше буенча Идел буе федераль округында әйдәп бара
2021 елның беренче дүрт ае йомгаклары буенча шундый нәтиҗәләргә ирешелгән.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстан ваклап сату итү әйләнеше, җәмәгать туклануы һәм түләүле хезмәтләр буенча Идел буе федераль округында әйдәп бара. 2021 елның беренче дүрт ае йомгаклары буенча шундый нәтиҗәләргә ирешелгән, дип хәбәр итә Татарстанстат.
Шул ук вакытта, тулаем алганда ил күләмендә республика дүрт ай (гыйнвар – апрель) йомгаклары буенча Федерация субъектлары арасында әлеге күрсәткечләр буенча җиденче урынны били.
Татарстанда 2021 елның дүрт аенда ваклап сату итү әйләнеше 332 миллиард 12,9 миллион сум тәшкил иткән. 2020 елның шул чоры белән чагыштырганда ул 7,3 процентка арткан.
Шул ук вакытта, кунакханә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре әйләнеше дүрт ай нәтиҗәләре буенча 17 миллиард 647,4 миллион сум булган. Үсеш - 88,7 процент. Үз чиратында, түләүле хезмәтләр әйләнеше 99 миллиард 439,8 миллион сумга җиткән. Бу узган елга караганда 11,3 процентка күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз