Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан төзелеш күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер
2021 елның гыйнвар – апрель айларында 1 миллион 22,22 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстан төзелеш һәм сафка бастырылган торак күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында әйдәп бара. 2021 елның беренче дүрт ае нәтиҗәләре әнә шундый, дип хәбәр итә Татарстанстат.
Шул ук вакытта, республика ил күләмендә төзелеш күләме буенча алтынчы булган. Ул бу җәһәттән Мәскәү шәһәре, Ямал-Ненец автономияле округы, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ханты-Манси автономияле округы — Юградан калыша.
Гыйнвар – апрель айларында башкарылган төзелеш эшләренең бәясе 71 миллиард 943,2 миллион сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 0,9 процентка артыграк.
Сафка бастырылган торак күләме буенча Татарстан илдә бишенче баскычта урнашкан. Әлеге уңайдан аны Мәскәү өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Ленинград өлкәсе һәм Краснодар крае уздырган.
2021 елның гыйнвар – апрель айларында 1 миллион 22,22 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – бу 2020 елга караганда 8,9 процентка күбрәк. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 11 июньгә республикада торак сафка бастыру планы инде 46 процентка үтәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз