Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан халкының 41 проценты шартсыз база керемен гамәлгә кертүне хуплый
2021 елның 25 маеннан 1 июньгә кадәр үткәрелгән сораштыруда илнең барлык округларыннан икътисади яктан актив халыкның 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 вәкиле катнашкан.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казанда яшәүчеләрнең 41 проценты Россиядә шартсыз база керемен гамәлгә кертүне хуплый, шул ук вакытта гражданнар теләгән айлык түләүнең күләме 26600 сум тәшкил итә. Эш эзләү буенча SuperJob сервисы тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
Билгеләп үтелгәнчә, депутатларның Россиядә шартсыз база керемен гамәлгә кертү тәкъдимен (дәүләт тарафыннан гражданнарга фиксацияләнгән айлык түләү) илдә яшәүче һәр икенче кеше хуплый, түләүләр күләмен алар 30,1 мең сум дип бәяли.
Дәүләт тарафыннан фиксацияләнгән айлык түләүнең күләменә карата иң югары таләп – Красноярскида (бер кешегә аена 35600 сум) һәм Мәскәүдә (35000 сум). Ростов-Дон (26500 сум) һәм Казанда исә (26600 сум) шартсыз база кеременә карата таләпләр кимрәк.
Халкы бер миллионнан артып киткән шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Пермьдә (40 процент) һәм Казанда (41 процент) шартсыз база керемен гамәлгә кертү тарафдарлары азрак, Ростов-Дон (56 процент), Чиләбе һәм Волгоградта (икесендә дә – 52 процент) әлеге тәкъдимне хуплаучылар күбрәк.
2021 елның 25 маеннан 1 июньгә кадәр үткәрелгән сораштыруда илнең барлык округларыннан икътисади яктан актив халыкның 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 вәкиле катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз