news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп балалы гаиләләргә, ипотекаларын түләү өчен, өстәмә акча бүлеп бирделәр

Өстәмә финанслар тагын ким дигәндә 60 мең күп балалы гаиләгә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте күп балалы гаиләләргә, ипотекаларын түләү өчен, тагын 27 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Торак кредиты буенча түләүләрен компенсацияләү өчен күп балалы гаиләләргә өстәмә рәвештә 27 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалады», - диелә хәбәрдә.

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән дәүләт өченче бала һәм аннан соңгы сабыйлар 2019 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләрнең ипотекасын тулысынча яки өлешчә түләргә ярдәм итә. Аның күләме – 450 мең сум.

2020 елда әлеге максатларга – 40,5 миллиард, ә 2021 елда 26,8 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Өстәмә финанслар тагын ким дигәндә 60 мең күп балалы гаиләгә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100