«Татнефть» клиникаларга һәм социаль учреждениеләргә антисептиклар эшләүгә рөхсәт алды

Антисептикта коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә нәтиҗәле чара булган изопропил спирты бар.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). «Татнефть» компаниясе медицина һәм социаль учреждениеләрне «ТАНЕКО» комплексында җитештерелә торган антисептиклар белән тәэмин итә башлау өчен рөхсәт документларын алды. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татнефть» яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен максималь көч куя. «ТАНЕКО»да антисептик ясау буенча яңа производство да эшләтеп җибәрелде. Тәүлегенә 2,5 тонна чыгарудан башладык, кирәк булса, 7,5 тоннага кадәр арттырачакбыз. Барлык тырышлыклар да кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән», - диде «ТАНЕКО» генераль директоры Илшат Сәлахов.

Җитештерелә торган антисептик Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләпләренә туры килә. Әлеге антисептикта коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә нәтиҗәле чара булган изопропил спирты бар. «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» оешмасының лаборатория үзәгендә әлеге антисептик сынау үтте. «Самара сынаулар һәм сертификацияләү үзәге» ҖЧҖ аның Таможня берлегенең парфюмерия-косметика продукциясе иминлеге турындагы техник регламенты таләпләренә туры килүен раслады.

«Татнефть» Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы медицина учреждениеләрен һәм социаль хезмәтләрне, шулай ук үз предприятиеләрен антисептиклар белән тәэмин итә башлады.