Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан юллар төзелешенә һәм реконструкцияләүгә 15,6 млрд сум алачак
Бу күрсәтмәне Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Транспорт инфраструктурасын үстерүгә Татарстан өстәмә рәвештә 15,6 млрд сум алачак. Бу күрсәтмәне Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Документта әйтелгәнчә, республикага «2022 елда 5 млрд сум, 2023 елда 5 млрд сум, 2024 елда 5,6 млрд сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк». Финанслау нәтиҗәсендә М7 автомобиль юлы участокларын төзү эшләре һәм реконструкцияләү, юл инфраструктурасын, аерым алганда җәяүлеләр өчен кичүләрне торгызу башкарылачак.
Татарстаннан тыш, Приморье крае, Ямал-Ненец автономияле округы, шулай ук Белгород, Кемерово, Мәскәү һәм Ярославль өлкәләре акча алачак. Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, барлыгы 160 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз