news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисад министры: Кибеттән күпләп товар сатып алырлык сәбәпләр юк

Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанның икътисад базарындагы хәзерге хәлләр шартларында эш итү тәҗрибәсе бар дип юатты.

Икътисад министры: Кибеттән күпләп товар сатып алырлык сәбәпләр юк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Икътисадта, глобаль нефть базарында туган катлаулы вазгыять белән бәйле рәвештә, бәя күтәрелүдән куркып, кибеттән күпләп товар сатып алырлык сәбәпләр юк. Республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Министрлар Кабинетында брифингта шулай дип әйтте.

Аның сүзләренчә, глобаль базардагы бүгенге хәлләр аркасында хафаланырлык урын юк.

«Хафаланмаска, ниндидер товарларны күпләп сатып алырга киңәш итмим. Әлегә моңа сәбәпләр юк. Илдә мондый вазгыять булганы бар иде инде, без аларны үттек. Бюджетта билгеләнгән барлык социаль бурычлар үтәләчәк», — дип ышандырды министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, бүген илнең, Татарстанның, элеккегә караганда да, мондый вазгыятьтә чаралар күрү буенча тәҗрибәсе зуррак. «Узган вакыйгалардан чыгып, «куркынычсызлык мендәре» булдыру өчен чаралар исәпләнгән», — ди ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100