Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәү минимумы күләме артты
Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2021 елга яшәү минимумын үзгәртү турында карар чыгарды.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2021 елга яшәү минимумын үзгәртү турында карар чыгарды. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.
Исәп-хисап җан башына – 9955 сум, хезмәткә яраклы халык өчен – 10 622 сум, пенсионерлар өчен – 8 423 сум, балалар өчен 9 995 сум каралган.
2020 елның II кварталы белән чагыштырганда, яшәү минимумы җан башына 3 процентка (287 сум); эшкә яраклы халык өчен 3 процентка (328 сум); пенсионерлар өчен 7 процентка (534 сум) һәм балалар өчен 3 процентка (282 сум) арткан.
Барлык исәп-хисаплар республиканың 2021-2023 елларга социаль-икътисади үсеш фаразына нигезләнеп башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз