news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәренә килде

ТР Президенты Tatneft Europe җитәкчелеге белән компанияләрне Евросоюз базарларында алга этәрү турында сөйләште.

Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәренә килде
архив tatarstan.ru

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевада Tatneft Europe трейдинг компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Алар Татарстан компанияләре продукциясен Евросоюз базарларында чыгару мөмкинлекләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Эшлекле очрашуда Татарстан предприятиеләренең Европа базарында тоткан мәйданын киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Tatneft Europe — Россия нефтен иң зур сатып алучылар бишлегендәге трейдер. Компаниянең төп партнеры — «Татнефть» ГАҖ.

news_right_1
news_right_2
news_bot