Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 170 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән
Узган ел алар 40 млрд сумнан артык акча эшләгән.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 2021 ел ахырына кече һәм урта бизнес, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр саны 780 меңнән артып киткән. Шул ук вакытта үзмәшгульләр саны якынча 170 меңгә җиткән.
Һөнәри керемгә салым түләүчеләр саны арту белән бергә аларның тулаем суммар кереме дә арта бара — махсус салым режимы гамәлдә булган вакытта Татарстанның үзмәшгульләре 40,6 млрд сум акча эшләгән, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада үзмәшгульләргә ярдәм итү өчен ташламалы программалар эшләнде. Мәсәлән, алар махсус микрозаймнан файдалана ала: үзмәшгульләр елына 6% белән 3 айдан 24 айга кадәр үз эшләрен үстерү өчен теләсә нинди чыгымнарга 500 мең сумга кадәр ярдәмнән файдалана ала. Шул ук вакытта ТР Гарантия фонды микрозайм суммасыннан 50%ка кадәр күләмдә поручительлек бирә. 2021 елда мондый ярдәмнән 85 үзмәшгуль файдаланган, аларның гомуми суммасы 13 млн сумнан артык.
Моннан тыш, узган ел республика бюджетыннан субсидияләү программасы эшли башлады, ул үз эшеңне башлап җибәрергә ярдәм итә. Әлеге программа буенча 305 кеше эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен 50 млн сумлык түләүсез субсидияләр алган.
«Минем бизнес» үзәгендә һәм «Тикшерелгән бизнес» порталы белгечләре аша кирәкле мәгълүматны белергә һәм белгечләр белән киңәшләшергә мөмкин.
Быел үзмәшгульләр өчен ташламалы финанс инструментларына керү мөмкинлеге сакланачак. Моннан тыш, алар өчен укыту программаларын арттыру һәм продукцияне маркетплейсларга чыгаруда ярдәм итү планлаштырыла.
- Үзмәшгульләргә ярдәм чаралары «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча мөмкин булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз