news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә гыйнварда шикәр комының бәясе төшкән

Бер килограмм шикәр комының күпләп сатуда бәясе 36 сум, ә азлап сатуда 46 сум.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә гыйнвар аенда шикәр комының бәясе төшкән. Ә гыйнварның 11 көнендә үсемлек мае, йомырка һәм бодай оны кыйммәтләнгән. Бу турыда Росстат материалларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Россия Хөкүмәте декабрьдә азык-төлеккә бәя арту белән бәйле чаралар комплексын игълан итте. Алар арасында шикәр комына һәм үсемлек маена бәяләрне тотрыклы итү турында килешү дә бар, ул 2021 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак.

Килешүдә бер килограмм шикәр комының күпләп сатуда бәясе 36 сум, ә азлап сатуда 46 сум, үсемлек маеның литры 95 сум (110 сум) сум булуы язылган.

Килешү төзегәннән соң шикәр комы һәм май арзанайган. Бәяләр 15-21 декабрьдә һәм 22-28 декабрьдә төшкән. Шикәр комының бәясе 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр дә арзанайган.

Россиянең 56 төбәгендә шикәр комының бәясе 0,1-1,5 процентка, 12 субъектта 1,6-3,8 процентка, 9 төбәктә 0,1-6,7 процентка төшкән, ә сигез төбәктә бәя үзгәрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100