news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Икътисад министрлыгы үзмәшульләрнең иң популяр эшчәнлек өлкәләрен атады

Исемлеккә кондитерлар һәм маникюр осталары эләкмәгән.

Татарстан Икътисад министрлыгы үзмәшульләрнең иң популяр эшчәнлек өлкәләрен атады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Үзмәшгуль гражданнарның күпчелеге пассажирлар һәм йөк ташу, ремонт эшләре, консультация һәм арендага торак бирү өлкәләрендә эшли. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Татарстанда үзмәшгульләрнең иң популяр өлкәләре пассажирлар һәм йөк ташу, ремонт эшләре, консультация бирү һәм арендага торак бирү. Шулай ук алар репетиторлык, программалаштыру, маркетинг һәм реклама белән шөгыльләнә», — дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. 

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда шәхси эшмәкәрләрнең үзмәшгуль категориясенә күчүе күзәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot