news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йогышлы авырулар хастаханәсе корпусын төзүгә тотылган чыгымнарны капларга мөмкиннәр

РФ Хөкүмәте утырышында чыгымнарны кире кайтару мәсьәләсе хакында фикер алышачаклар.

Йогышлы авырулар хастаханәсе корпусын төзүгә тотылган чыгымнарны капларга мөмкиннәр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте утырышында профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы төзелешенә тотылган чыгымнарны Татарстанга кире кайтару мөмкинлеге хакында фикер алышачаклар. Шул хактагы мәгълүмат Россия Хөкүмәте порталында урнаштырылган.

«2020 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте резерв фондыннан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына “Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе“ дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең йогышлы авырулар хастаханәсе бинасын төзүгә“ бюджеттан тыш трансферт тәкъдим итү өчен бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү турында», - диелә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ил Хөкүмәтенең яңа боерыгы, кабул ителгән очракта, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыруга юнәлдереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot