news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Сахалин хезмәттәшлек турында килешүне 2023 елга кадәр озайтырга ниятли

Бүген Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсе делегациясе белән очраша.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсе губернаторы Виталий Лимаренко белән очраша. Очрашуда ике төбәк арасында 2023 елга кадәр хезмәттәшлек итү турында килешү төзелер дип көтелә. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Өлкә белән хезмәттәшлек 2016 елгы килешү нигезендә каралган. Аннан соң традицион рәвештә алдагы чараларны гамәлгә ашыру планы имзалана. 2020 елда әлеге планның гамәлдә булу вакыты чыга. Әлеге очрашуда бу документның вакытын озайту кирәклеге һәм яңа килешүне имзалау хакында фикер алышырлар дип көтелә», - диде Галимова.

Аның сүзләренчә, соңгы вакытта төбәкара товар әйләнеше 800 миллион сум тәшкил итә. Республика Сахалинга медицина кораллары, җиһазлар, йөк һәм җиңел автомобильләр өчен шиннар, шулай ук йөк автомобильләре озата. Ерак Көнчыгыштагы төбәктән Татарстанга балык һәм балык продуктлары китерәләр.

Галимова автотехникага хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, Сахалинга машина төзелеше продукциясе, «КАМАЗ» автомобильләре, автобуслар һәм махсус техника сату күләмен арттыру буенча Сахалин өлкәсе предприятиеләре белән мөнәсәбәтләрне җайга салуны ике субъект арасындагы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләреннән берсе дип атады. Шулай ук нефть промыселы җиһазлары, химик реагентлар, шин һәм «Евро-5» дизель ягулыгы китерүне оештыру, энергетиканы үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм башка юнәлешләр дә потенциаль яктан кызыксыну уята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100