news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Преттль-НК» компаниясе шәһәрдә үз җитештерү цехын ачты

Киләчәктә мондый цехларны шәһәрнең биш мәйданчыгында булдыру планлаштырыла.

Түбән Камада «Преттль-НК» компаниясе шәһәрдә үз җитештерү цехын ачты
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада сәнәгать җиһазлары, көнкүреш техникасы өчен кабель-жгут продукциясе җитештерүче буларак танылган «Преттль-НК» компаниясе автомобиль һәм тимер юл тармаклары өчен сыйфатлы продукция белән тәэмин итү принцибы буенча эшли. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хәзер биредә яшь әниләр, студентлар һәм хәтта мәктәп укучыларына исәпләнгән «Өй янындагы эш» проекты да гамәлгә ашырыла.

Ике ай элек Химиклар проспекты, 32г адресы буенча зур булмаган цех төзелде. Ул «КамАЗ» заводы өчен билгеләнгән сәнәгать жгутлары җитештерә.

«Преттль-НК» компаниясе идарәчесе Олег Поляк сүзләренә караганда, аерым цех булдыру идеясе очраклы гына тумаган. Түбән Камада бик күп яшь хатын-кызлар яши, алар гаилә шартлары аркасында шәһәрдән читкә йөреп эшли алмый: кечкенә балалар даими игътибар таләп итә. Предприятиедә кул хезмәтеннән файдалану җитәкчелекне шәһәр эчендә цех ачып, халыкны эш белән тәэмин итүгә башлангыч биргән.

Хәзер элеккеге кибет павильоннарының берсендә урнашкан кечкенә цехта көндезге сменада 25 кеше эшли. Эш графигы яшь баласы булган хатын-кызлар өчен уңай: 7: 30 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр. Өйрәнчекләргә хезмәт хакы аена 17 мең сум тирәсе тәшкил итә, аннан соң ул 25 мең сумга җитәчәк.

Цехны кичке вакытта да эшләтеп җибәрү заказлар җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирә, предприятие җитәкчелеге бу эшкә якын-тирә көллият студентларын җәлеп итү инициативасы белән чыккан. Күптән түгел компания вәкилләре, яшьләр һәм аларның ата-аналары арасында хезмәттәшлек турында сөйләшү булган. Студентлар бу идеяне шатланып каршы алган.

Киләчәктә мондый цехларны шәһәрнең биш мәйданчыгында булдыру планлаштырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100