news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов пандемия чорында эшкуарларга аерым игътибар бирергә кушты

ТР Президенты яңа чикләү чаралары кертелүгә карата борчылу белдергән эшкуарлар катнашындагы очрашуларның берсендә шәхсән үзе катнашырга ниятли.

Рөстәм Миңнеханов пандемия чорында эшкуарларга аерым игътибар бирергә кушты

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында яңа чикләү чаралары кертелүгә карата борчылу белдергән бизнес вәкилләренә аерым игътибар бирергә дигән бурыч куйды. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Республика Президенты тарафыннан пандемиягә бәйле катлаулы шартларда бизнес вәкилләрен игътибарсыз калдырмаска дигән бурыч куелды», - дип искәртте Галимова.

ТР бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев хәзерге вакытта чикләү чаралары белән бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен даими рәвештә эшкуарлар белән очраша.

«Оператив штаб бүгенге көндә кабул ителгән чараларны җитәрлек дип бәяли һәм аларны киңәйтергә җыенмый», - дип белдерде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Элегрәк, коронавирус пандемиясе башланган вакытта, Миңнеханов атна саен ике тапкыр онлайн режимында икътисадның төрле тармакларындагы вәкилләр белән очраша иде. Якын көннәрдә ТР Президенты шундый очрашуларның берсендә шәхсән үзе катнашырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100