news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ана капиталын факттагы инфляция буенча арттырырга тәкъдим итте

Россия Президенты шулай ук балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын булдыру кирәклеген әйтте.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда 2022 елда ана капиталын фаразлау буенча түгел, ә фактик инфляция буенча индексацияләү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Мондый карар дөрес һәм гадел булачак», — диде Дәүләт Башлыгы Федераль Җыенның түбән палатасы әгъзалары белән очрашуда. 

Россия лидеры фикеренчә, РФ Дәүләт бюджетында бу инициативаны гамәлгә ашыру өчен акча җитәрлек.

Путин шулай ук балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын булдыру кирәклеген билгеләп үтте.

«Алдагы елларда безгә балалары булган гаиләләргә ярдәм итү бердәм системасын формалаштырырга кирәк», - дип тәкъдим итте ул һәм РФ Хөкүмәте бу бурычны хәл итүгә керешкәнлеген дә искәртте.

2007 елдан башлап Россиядә гаиләләр икенче балалары тугач яки уллыкка алганнан соң ана капиталы алу хокукына ия булды. 2020 елның 1 гыйнварыннан әлеге ярдәм чарасы беренче бала тууга да кагыла. Ана капиталы күләме 2021 елның 1 гыйнварыннан 3,7 процентка артты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100