news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Башкортстанда мультискиллс-белгечләр әзерләү буенча укыту үзәгендә булды

Әлеге үзәкне булдыруның максаты - «Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе-Уфа моторлар төзү берләшмәсе» ГАҖ һәм «Ростех» дәүләт корпорациясенең Башкортстандагы башка предприятиеләре өчен мультискиллс-белгечләр әзерләү.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстанга сәфәре вакытында «Ростех» корпорациясенә керә торган «Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе-Уфа моторлар төзү берләшмәсе» ГАҖ базасындагы укыту-җитештерү үзәгенең эше белән танышты. ТР Президентын Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров озатып йөрде.

Әлеге үзәкне булдыруның максаты — «Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе-Уфа моторлар төзү берләшмәсе» ГАҖ һәм «Ростех» дәүләт корпорациясенең Башкортстандагы башка предприятиеләре өчен мультискиллс-белгечләр әзерләү. Биредә авиация двигательләре җитештерүнең реаль циклында кулланыла торган җиһазларга тиңдәш заманча техника урнаштырылган.

Рөстәм Миңнехановка үзәкнең иң заманча техника белән җиһазландырылуын әйттеләр.

Татарстан Президенты соңгы елларда республикада да ресурс үзәкләре булдыруда зур эшләр башкарылуын искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, иң мөһиме — предприятиедә кадрларга кытлык һәм хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсе булмауга бәйле проблемалар күзәтелмәячәк.

Рөстәм Миңнеханов чакырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның да шундый проектны гамәлгә ашырырга ниятләве хакында искәртте.

«Бездә вертолет заводы, авиация заводы, КАМАЗ бар һәм кадрлар әзерләүдәге бу тәҗрибә зур әһәмияткә ия», — диде Президент.

news_right_1
news_right_2
news_bot