news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль хезмәткәрләр коронавируслы гражданнарга ярдәм күрсәткән өчен түләүләр алачак

Бу турыда Хөкүмәт сайтында хәбәр ителә.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Министрлар Кабинеты коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнарга ярдәм күрсәткән социаль хезмәткәрләргә акча бүлеп бирүне хуплады. Бу турыда Хөкүмәт сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр ителә.

«Әлеге мәсьәлә буенча Россия Федерациясе хөкүмәте карары проектын кабул итәргә», диелгән хәбәрдә.

Күрсәтмә проекты СОVID-19 белән авыручы гражданнарга һәм йоктыру куркынычы төркемендәге затларга социаль хезмәт күрсәтүчеләргә түләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100