news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер атна эчендә кишер һәм кәбестә бәясе 6 процентка арткан

Башка төп азык-төлек продуктларына бәяләр сизелерлек үзгәреш кичермәгән.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстанстат 5 июльгә китергән мәгълүматлар буенча, кишер бәясе 6,11 процентка артып — 85,44, кәбестәнең килограммы исә 6,21 процентка артып 37,46 сумга җиткән.

Шул ук вакытта, тавык йомыркасы 3,25 процентка арзанайган. Хәзер аның дистәсе уртача 56,63 сум тора.

Башка төп азык-төлек продуктларына бәяләр бер атна эчендә сизелерлек үзгәреш кичермәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100