news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суд ТФБ экс-башлыгының арест вакытын озайтты

Роберт Мусин сак астында өч ай, ягъни 16 октябрьгә кадәр калачак.

Суд ТФБ экс-башлыгының арест вакытын озайтты
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Казанның Идел буе суды Татфондбанкның 53 яшьлек элекке башлыгы Роберт Мусинның сак астында тоту вакытын озайту турындагы тикшерүчеләр дәгъвасын тулы күләмдә канәгатьләндерде. Банкир хәзер сак астында өч ай, ягъни 16 октябрьгә кадәр калачак.

Исегезгә төшерәбез, Мусинга карата “Аеруча зур күләмдә акча урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү версиясе буенча, 2016 елның август аенда Татфондбанк хезмәткәрләре кредитка акча алып, соңыннан аны урлау максаты белән Россия Үзәк Банкына югары ликвидлы актив турындагы ялган мәгълүмат тәкъдим иткән.

Кредит рәвешендә алынган 3 млрд. сумнан артык акча Татфондбанк кул астында эшләүче оешмаларның хисаплары аша күчерелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot