news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чүпрәледә эшмәкәрлек буенча "түгәрәк өстәл"ләр уздырылган
Яңа форматта беренче очрашулар Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында узган иде һәм җирле бизнес вәкилләрендә зур кызыксыну уятты.
Скопировать ссылку

chuprale-online.ru/
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәледә эшмәкәрлек буенча "түгәрәк өстәл"ләр уздырылды. Бу хакта район газетасы яза.
6 июньнән 15 октябрьгә кадәр Татарстанның барлык муниципаль районнарында, традицион баланс комиссияләрен үткәрү кысаларында, кече һәм урта бизнес предприятиеләре эшчәнлеге белән танышуны үз эченә алган "түгәрәк өстәл"ләр оештырылачак.
Яңа форматта беренче баланс комиссияләре Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында узды һәм җирле бизнес вәкилләрендә зур кызыксыну уятты.
Эш сәфәре барышында ТРның Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров озатуында Чүпрәле районы эшкуарлары һәм халкы белән очрашты. "Түгәрәк өстәл"дә 200дән артык чүпрәлеле катнашты.
Ведомство белгечләре якын арада гамәлгә кертеләчәк ярдәм чаралары турында сөйләде, эшкуарларга гамәлдәге чаралар буенча консультацияләр бирде. Үзмәшгульләрнең эш өстенлекләре, контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлек, яңа салым режимында эшли башлау өчен тоткарлый торган факторлар турында да сүз барды.

Спикерлар кооперативлар төзү идеологиясе, гамәлдәге грантлар турында сөйләде һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Салым органнары һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр дә кузгатылды, диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot