news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Менделеевски комплексы төзелеше проекты буенча ниятләр хакындагы Меморандум имзаланды
Документка Токио шәһәрендә кул куелды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Бүген Токио шәһәрендә (Япония) Менделеевскидагы аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү комплексы төзелеше проекты буенча ниятләр хакындагы Меморандум имзаланды. Документка “Үсеш һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек банкы” (Внешэкономбанк) рәисе урынбасары Анатолий Балло, ТР Премьер-министры – ТР Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов , “Аммоний” ААҖ генераль директоры Радий Вахитов, Япониянең “Мицубиси Хэви Индастриз” һәм “Соджиц Корпорейшн” компанияләре җитәкчеләре кул куйды, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Узган елның декабрендә Татарстан делегациясенең Япониягә эш сәфәре кысаларында Менделеевскида яңа аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү комплексы төзелеше буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре каралган иде. Билгеле булганча, аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү комплексы төзелеше проектын “Аммоний” ААҖ минераль ашламалар җитештерүче “Менделеевсказот” мәйданнарында гамәлгә ашыра.
“Үсеш һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек банкы”ның узган елның сентябрендә РФ Хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путин рәислегендә үткән Күзәтүчеләр советы утырышы Менделеевски комплексы төзелеше проектына 350 млн. долларга кадәр финанслар бүлеп бирүне раслады. Әлеге проектның гомуми бәясе - 972,7 млн. доллар. Комплекс ел саен 717 мең тонна аммиак, 230 мең тонна метанол, 717 мең тонна карбамид һәм 380 мең тонна аммиак селитрасы җитештерәчәк. Төзелешнең подрядчысы – Япониянең “Мицубиси Хэви Индастриз”компаниясе, координаторы итеп “Соджиц Корпорейшн” компаниясе сайланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot