news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Без куллана торган цифрлы технологияләрне районнарга таратырга кирәк

Казан, Алабуга һәм Әлмәттән килгән вәкилләр республика Президентына цифрлы трансформация өлкәсендәге иң уңышлы проектлар хакында сөйләде.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан IT-паркында Цифрлы үсеш ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Аңа Казан, Алабуга һәм Әлмәттә гамәлгә кертелгән иң уңышлы IT-проектлар хакында сөйләделәр.

«Без Казан, Алабуга һәм Әлмәттәге коллегаларыбызны тыңлаячакбыз. Минем фикеремчә, без куллана торган технологияләрне мниципалитетларга таратырга кирәк. Кешеләрнең цифрлаштыруның файдасын үз күзләре белән күрүе зарур. Бөтен җирдә нәтиҗә булырга тиеш», — дип искәртте Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, цифрлаштыру өлкәсендә хакимиятнең барлык дәрәҗәләре алдында да зур эш тора, шул ук вакытта, анда шәхси IT-компанияләрне дә җәлеп итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100