news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин: Ата-аналар калдырган мирасны сакларга һәм арттырырга кирәк

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты ни өчен балаларын мирастан мәхрүм итәргә теләмәвен сөйләде.

Айрат Хәйруллин: Ата-аналар калдырган мирасны сакларга һәм арттырырга кирәк
Рамиль Гали

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин балаларны мирастан мәхрүм итүне хупламавын әйтте. Аның фикеренчә, мондый тәртип Америка миллиардерларына хас һәм Россиядә традицион булган буыннар алмашы идеяләренә каршы килә. Бу хакта ул «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен биргән интервьюсында әйтте.

«Мин ата-аналар тудырган мирасны саклау һәм арттыру яклы. Бу мөмкинме яки юкмы - әйтү кыен. Әмма без балаларга мөмкинлек бирергә тиеш. Алар малны саклап калу өчен җаваплы булырга тиеш», - диде Айрат Хәйруллин.

Андрей Кузьмин белән әңгәмә барышында депутат илнең авыл хуҗалыгын алга таба үстерү юллары, Көнбатышның Россия аграрийларын «изәргә» омтылуы, Идел буенча ашлык экспорты исәбенә елга флотын яңадан торгызу турында сөйләде. Чыннан да ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче кешеләрләрне үзен башка мәнфәгатьләрдә кулланырга тырышучылардан ничек итеп аеруы турында да әйтте.

Әңгәмә барышында Айрат Хәйруллин, авылда һәм шәһәрдә тормыш дәрәҗәсен тигезләү хисабына, Россия авылының бетүенә каршы көрәш рецептларын да атады.

Әңгәмәне иртәгә, 13 апрельдә «События» сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 11 августта 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 12 августта 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100