Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Икътисад министрлыгы эшкуарларга ярдәм итү өчен кризиска каршы чаралар әзерләгән
Икътисадның тотрыклылыгын арттыруның мөһим бурычы – кече һәм урта эшкуарлыкны яңа шартларга җайлаштыру, кече бизнеста мәшгуль гражданнар һәм үзмәшгульләрнең исәбен саклау, дип искәртте Мидхәт Шаһиәхмәтов.
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). ТР Икътисад министрлыгы, федераль ярдәм чараларына өстәмә рәвештә, республика дәрәҗәсендә чаралар комплексы әзерләгән. Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
«Икътисадның тотрыклылыгын арттыруның мөһим бурычы – кече һәм урта эшкуарлыкны яңа шартларга җайлаштыру, кече бизнеста мәшгуль гражданнар һәм үзмәшгульләрнең исәбен саклау», - дип хәбәр итте Шаһиәхмәтов.
Ул билгеләп үткәнчә, кризиска каршы федераль ярдәм чаралары пакеты кысаларында агымдагы атнада эшкуарларга булышлык күрсәтү буенча кайбер норматив документлар кабул ителгән.
«Кризиска каршы пакет кысаларында республика дәрәҗәсендә бизнес ихтыяҗларын исәпкә алып ярдәм чаралары исемлеге дә әзерләнде», - диде министр.
Аның сүзләренчә, республика дәрәҗәсендәге ярдәм микрозайм килешүләре нигезендә төп бурычны түләүне 18 айга кадәр кичектерүне үз эченә ала. Ярдәм чараларының берсе – үзмәшгуль гражданнарга җиһазлар сатып алу өчен субсидия бирү. Безгә дус булмаган дәүләтләр исемлегенә кертелмәгән илләрдә яңа базарлар эзләү җәһәтеннән экспортка йөз тоткан эшкуарларга да ярдәм күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, сәнәгать парклары инфраструктурасын үстерү дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз