news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә индексациядән соң уртача пенсия 19 мең сум була

Владимир Путин Россиядә эшләми торган пенсионерларның картлык буенча иминият пенсияләрен 8,6 процентка индексацияләргә йөкләгән иде.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә индексациядән соң эшләми торган пенсионерлар өчен айлык түләүләрнең уртача күләме 19 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк. Владимир Путин Россиядә эшләми торган пенсионерларның картлык буенча иминият пенсияләрен 8,6 процентка индексацияләргә йөкләгән иде.

«2022 елда эшләми торган пенсионерның картлык буенча иминият пенсиясе индексациядән соң уртача 18 984 сум була», — дип китерә хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сүзләрен РИА Новости.


news_right_1
news_right_2
news_bot