Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин пенсияләрне инфляциядән артыграк итеп индексацияләргә тәкъдим итте
Дәүләт башлыгы пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү яклы, хәзер бәяләр үсеше темплары 8,4 процент тәшкил итә.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин пенсияләрне инфляциядән югарырак итеп — 8,6 процентка индексацияләргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Элек кабул ителгән карарлар кешеләргә узган елгы инфляциягә бәйле чыгымнарны капларга мөмкинлек бирмәячәк. Шуңа күрә узган елның җәендә „Бердәм Россия“ съездында һәм декабрьдә зур матбугат конференциясендә әйткәнемчә, пенсияләрне инфляциядән бераз югарырак индексацияләргә тәкъдим итәм… 8,6 процент белән, чөнки инфляция буенча соңгы саннар әлегә юк», — диде ул.
Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, хәзер бәяләр үсеше темплары 8,4 процент тәшкил итә.
Президент шулай ук Хөкүмәткә барлык кирәкле процедураларны мөмкин кадәр тизрәк үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты башлыгы Инна Святенко белдергәнчә, сенаторлар Путин йөкләмәсен хуплаячак һәм тиешле закон проектын тиз арада караячак.
Яңа елдан эшләмәүче пенсионерларның кайбер категорияләре өчен пенсиягә өстәмә түләү шартлары үзгәрә. 1992 елга кадәр колхоз, совхозларда, машина-трактор станцияләрендә, колхозара предприятиеләрдә, крестьян хуҗалыкларында һәм авыл хуҗалыгы артельләрендә эшләүчеләр бонус ала алачак. Моңа кадәр әлеге гражданнар өстәмә түләү алу өчен авыл җирендә яшәргә тиеш иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз