news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар якындагы ярты елда артмаячак

2021 елда торак коммуналь хезмәтләргә тарифларның үсеше күпчелек татарстанлылар өчен 4,4 проценттан артмаячак.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар элеккеге дәрәҗәдә калачак. Аларны индексацияләү 1 июльдән генә булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

«Тарифлар якындагы ярты елда - 2021 елның 30 июненә кадәр артмаячак, ә кайбер оешмалар буенча кимергә мөмкин», - диделәр ведомствода.

Моннан тыш, агымдагы елда торак коммуналь хезмәтләргә  тарифларның үсеше күпчелек татарстанлылар өчен 4,4 проценттан артмаячак. Әмма бу коммуналь хезмәтләр өчен түләү нәкъ менә шул зурлыкка күтәреләчәк дигән сүз түгел. Әйтик, узган ел индексның зурлыгы 4 процент тәшкил иткән, ә фактта түләүләрнең үсеше — 3,6 процент булган, бу инфляциядән шактый түбән.

Иң чик индекс 7,4 процент Татарстанның эре шәһәрләренә, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән һәм Бөгелмә бистәләренә кагылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100