news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясен 35 сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр

Бәя арту кулдан акча түләүче пассажирларга гына кагылачак.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанның пассажир ташучылары җәмәгать транспортында йөрү бәясен кулдагы исәп-хисап ясаганда 35 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу акчасыз түләү популярлыгын арттырыр дип планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләде.

«Пассажир йөртүчеләр җәмәгать транспортыннан еш файдаланучы пассажирлар өчен элеккеге тарифны калдыруны сорады. Ташламалы категория гражданнар өчен дә берни дә үзгәрми. Алар түләүләрнең үтә күренмәлелеген арттыру өчен, кулдан исәп-хисап булганда, 35 сум түләргә тәкъдим иттеләр, бу кулдан-кулга булган акча әйләнешен киметәчәк», - дип белдерде Темляков.

Ул 2020 елда Казан пассажир йөртүчеләре 150 млн сумга якын зыян күргән, дип аңлатты. Башка шәһәрләрдән аермалы буларак, Казанда дәүләт аларның югалтуларын капламый. Моннан тыш, ташламалы кешеләрне ташыган өчен компания 20 сум гына ала.

Шул ук вакытта пандемия вакытында федераль ярдәм чаралары пассажир ташучыларга бик булышты, шуның аркасында аларның күбесе базарда калды. Бары өч предприятие генә ябылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100