news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кара икмәккә бәяләр артачак

Арыш һәм бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләр елына 6,5-7 процентка арта.

Россиядә кара икмәккә бәяләр артачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Экспертлар Россиядә кара икмәккә бәяләр артачагын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

2019 елда Россиядә арыш запаслары аз булу һәм начар уңыш аның бәясен рекордлы дәрәҗәгә җиткерде. Аннан ул, чылбыр буенча, арыш оны һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренең кыйммәтләнүенә китерде.

Экспертлар ел дәвамында әлеге продукциягә ваклап сату бәяләре арту мөмкин булуын, әмма базар механизмнары аларны артык тирбәлешләрдән саклаячагына ышануларын әйтте.

Росстат бәяләвенчә, 2019 елда арышның тулай җыемы 1,429 миллион тонна тәшкил иткән. Декабрь азагында авыл хуҗалыгы министрлыгының агроаналитика үзәге Россиядә арыш уңышы ярты гасыр - 1965 елдагыдан азрак булды, дип билгеләп үтте.

Арыш җитештерү күләменең кимүе җитештерүчеләрнең бәяләре артуга китерде.

Россия пекарьлар һәм кондитерлар гильдиясе (РОСПиК) президенты Юрий Кацнельсон әйтүенчә, арыш һәм бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләрне елына 6,5-7 процентка арттырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, ул торак-коммуналь хуҗалык тарифлары, аренда ставкалары, ягулык-майлау материаллары һәм транспорт хезмәтләренә, шулай ук төргәккә бәяләр күтәрелү иген бәясенә сизелерлек йогынты ясавын әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100