news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан «Үсеш нокталары»на илкүләм проект нигезендә 175 млн сумлык җиһаз алынды

Демография» илкүләм проекты нигезендә республиканың тугыз спорт мәктәбе өчен 52,9 млн сумга 5 автобус, спорт җиһазлары һәм инвентарь сатып алынды.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанның 114 гомуми белем бирү оешмасында урнашкан «Үсеш нокталары» үзәкләренә яңа җиһазлар һәм укыту әсбаплары сатып алынган. Бу максатларга «Мәгариф» илкүләм проекты нигезендә 175 млн сум акча тотылган. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Шулай ук «Демография» илкүләм проекты нигезендә республиканың тугыз спорт мәктәбе өчен 52,9 млн сумга 5 автобус, спорт җиһазлары һәм инвентарь сатып алынды.

«Мәдәният» илкүләм проекты нигезендә 743 китап басмасы цифрлаштырылды, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә виртуаль концерт заллары кирәкле техника белән тәэмин ителде. Моның өчен 4,8 млн сум тотылды.

2021 ел башыннан Татарстанда 112,4 млн сумлык 548 урманнарны янгыннардан саклау һәм урман хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Техника урманнарны янгыннардан торгызу, урман утырту һәм саклау өчен кирәк. Эшләр «Экология» илкүләм проекты нигезендә үткәрелде. Моннан тыш, агымдагы елда 3,9 мең гектарга якын урман торгызылды.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100