news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә минималь хезмәт хакы артачак

2021 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме аена 12 792 сумга кадәр артачак.

Россиядә минималь хезмәт хакы артачак

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт министрлыгы минималь хезмәт хакы күләменең 2023 елга 14 176 сумга кадәр артуын фаразлый. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт Думасында пленар утырышта хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов сүзләренчә, бу сумма үсеш темпы белән фаразлана (узган елда 105,8, әмма сакланган өлеше 42 процент).

Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы күләме 12 130 сум тәшкил итә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда икътисадның бюджеттан тыш секторында минималь хезмәт хакы күләмен арттыру темасы буенча фикер алышалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100