Татарстанда Европа сыйфат һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре атнасы үткәрелә

Белгеч товарларны күбрәк эре сәүдә үзәкләреннән сатып алырга, базарда, берәмләп сату урыннарыннан алмаска киңәш итә

 (Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 12 ноябрь Бөтендөньяда сыйфат көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында "Татарстан Республикасында Европа сыйфат һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре атнасы" темасына матбугат конференциясе уздырылды. Чарада Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова, Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнешен, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең эчке базар координациясен үстерү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова катнашты.

"Татарстан Республикасында Европа сыйфат һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләре атнасы" дүшәмбе — 9 ноябрьдә үткәрелә башлаган, һәм 13 енә кадәр дәвам ителәчәк. Аның кысаларында, кулланучыларга консультацияләр үткәрү, уку йортларында лекцияләр сөйләү, семинарлар уздыру, эре сәүдә үзәкләрендә кулланучылар өчен консультацияләр оештыру һ.б. чаралар каралган.

Марина Трофимова сүзләренчә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә 9 айда 4,5 меңләп мөрәҗәгать килеп ирешкән. Соңгы 3 елда халыктан килгән мөрәҗәгатьләр саны бер тирә — елга 6 мең чамасы булуын да искәртте әлеге хезмәт җитәкчесе урынбасары.

“Мөрәҗәгатьләрнең яртысы диярлек аңлатма бирүгә нигезләнә. Һәр 4 нче мөрәҗәгать исә контроль-тикшерү уздыруны таләп итә. Шул сәбәпле, безнең хезмәт тарафыннан 1,7 меңгә якын тикшерү үткәрелде, нәтиҗәдә, 6 меңләп хокук бозу очрагы ачыкланды. Салынган штраф күләме 19 млн сумнан да артып китә”, - диде Марина Трофимова.

Шикаятьләргә килгәндә, аларның 45 проценты ваклап сату (бигрәк тә кәрәзле телефоннар, планшетлар сату буенча шикатьләр күп икән) өлкәсенә туры килә. Бу очракта шикаятьне сатучыга язма рәвештә белдерү кирәк. Язма шикаятьнең 2 нөсхәдә булуы һәм икесендә дә сатучының имзасы һәм бу шикаятьне алуы хакында мәгълүмат язылуы шарт. Бу — судка мөрәҗәгать иткән очракта кирәкле документ, дип аңлатты белгеч.

Азык-төлек өлкәсендә дә сыйфатсыз товарны куллануга кертүчеләр саны шактый. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, 1,8 мең партия азык-төлек әйләнештән алынган, аларның гомуми массасы 34,6 мең кг-ны тәшкил иткән.

Розалия Арсланова сүзләренчә, Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнешен, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенә ел башыннан бирле 19 меңләп мөрәҗәгать килеп ирешкән һәм аларның 84 проценты товарларның сыйфаты белән бәйле. Бигрәк тә көнкүреш техникасы, кием-салымның түбән сыйфатлы булуына шикаятьләр күп килүен ассызыклады ул.

“Товарның кулланучылар базарына эләгү-эләкмәвен файдаланучы, сайлау юлы белән, үзе хәл итә. Без товарны дөрес сайлый белергә өйрәнергә тиеш. Чөнки закон тарафыннан хәзер сыйфатка түгел, куркынычсызлыкка күбрәк басым ясала.”, - дип саный ул.

Розалия Арсланова кулланучыларга товарларны күбрәк эре сәүдә үзәкләреннән сатып алырга, базарда, берәмләп сату урыннарыннан алмаска киңәш итә. Аның сүзләренчә, эре сәүдә үзәкләрендә сатыла торган товар күпкә сыйфатлырак.