news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2022 елда реаль хезмәт хакы үсеше якынча 3 процент дәрәҗәсендә фаразлана

Икътисад министры сүзләренчә, төп бурыч элеккечә барлык муниципаль берәмлекләрдә халыкның мәшгульлеген арттыру булып кала.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе елда реаль хезмәт хакын 102,7 процент дәрәҗәсенә күтәрү планлаштырыла. Бу хакта республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында хәбәр итте. 

«Хезмәт хакы тармак һәм тулаем төбәк буенча уртачадан түбәнрәк оештырылган урыннарга аеруча игътибар итәргә кирәк», — диде докладчы.

Икътисад министры сүзләренчә, төп бурыч элеккечә барлык муниципаль берәмлекләрдә халыкның мәшгульлеген арттыру булып кала.

«Агымдагы ел ахырына эшсезләр саны якынча 20 мең кеше булыр дип планлаштырыла», — диде ул.

Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, 2022 елда тулай төбәк продуктының үсеш темпы сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм төзелеш кертемнәре исәбенә 103,6 процент дәрәҗәсендә фаразлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100