news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фондында пенсиягә 25 процент өстәмә алу мөмкинлеге турында әйттеләр

Мәҗбүри шартлар - авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел хезмәт эшчәнлеге һәм авыл җирендә яшәү.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Авыл җирлегендә яшәүчеләр пенсиягә өстәмә 25 процент күләмендә акча алырга хокуклы. Мәҗбүри шартлар — авыл хуҗалыгында кимендә 30 календарь ел хезмәт эшчәнлеге булу һәм авыл җирендә яшәү, дип искәрттеләр Россия Пенсия фондының Забайкальск крае бүлегендә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Хезмәт эшчәнлеге колхоз һәм совхозларда, крестьян һәм фермер хуҗалыкларында, терлекчелек, үсемлекчелек, балыкчылык тармагында һәм төп эшчәнлек төре авыл хуҗалыгы булган башка оешмалардагы һөнәр ияләре, вазифаи затлар һәм белгечлекләре булган гражданнар өстәмә хокукка ия», — дип искәрттеләр Россия Пенсия фондында.

Авыл пенсионерларының беркетелгән түләүне яңадан исәпләүнең бер шарты — эш фактының булмавы. «Пенсионер эшкә урнашкан очракта, өстәмә ай саен Пенсия фондына эш бирүчедән ялланган хезмәткәрләр турында мәгълүмат нигезендә алыначак», — диделәр Россия Пенсия фондында.

2021 елда теркәлгән түләү күләме 6 044,48 сум тәшкил итә. Шулай итеп, авыл җирлегендә яшәүче эшләмәүче пенсионерларга аена 1 511,12 сум күләмендә өстәмә түләнә.     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100