news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Мәгариф» проекты кысаларында инвалид балалар өчен ике мәктәп җиһазландырылды

Белем бирү учреждениеләренә 14 млн. сумнан артык кирәкле җиһазлар сатып алынды.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Казанда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76нчы һәм 11нче номерлы мәктәпләр җиһазландырылды. Әлеге эш «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында алып барылды.

Белем бирү учреждениеләренә 14 млн. сумнан артык кирәкле җиһазлар сатып алынды. Моннан тыш, биредә логопед, психолог һәм дефектолог кабинетлары тулысынча яңартылды. Аларда сенсор бүлмәләре, интерактив логопед өстәлләре, диагностик коррекция-үсеш комплекслары һәм уникаль җиһазлар барлыкка килде.

Хезмәт остаханәләренә станоклар, тегү машиналары, үтүкләү системалары һәм җайлаштырылган савыт-саба сатып алынды.

Өстәмә белем бирү кабинетларына җайлаштырылган музыкаль инструментлар алынды. Барлык кабинетлар да Smart интерактив комплектлары, ноутбуклар һәм төсле күп функцияле җайланмалар белән җиһазландырылды.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100