news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

3 -7 яшьлек балаларга түләүләр турындагы проектка кертелгән үзгәрешләр хупланды

Айлык пособиеләрне арттыру өчен якынча 95 миллиард сум акча кирәк булачак, дип искәрттеләр РФ Хөкүмәтендә.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Хөкүмәт 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие түләү турындагы проектка кертелгән үзгәрешләрне хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мондый түләүләргә дифференциация кертергә тәкъдим иткән иде. Пособиеләрнең күләмен гаиләнең кеременә бәйле рәвештә билгеләү күздә тотылды, «чөнки элекке күләмдәге түләүләрдән соң барлык гаиләләр өчен дә җан башына туры килгән уртача керем яшәү минимумына җитте», дип искәрттеләр агентлыкта.

Министрлык мәгълүматлары буенча, айлык пособиеләрне арттыру өчен якынча 95 миллиард сум акча кирәк булачак. Проект тарафыннан инде быел ук шундый пособиеләр белән тәэмин итү күздә тотыла.

Аз керемле гаиләләр өчен 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга пособие 2020 елның июнь аенда түләнә башлады. Ил буенча түләүләрнең уртача күләме, төбәктә билгеләнгән баланың яшәү минимумы күләменә бәйле рәвештә, 5,5 мең сум чамасы тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100