news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җирле җитештерүчеләрнең товар әйләнеше 2020-2024 елларда артыр дип көтелә

Соңгы елларда Татарстандагы федераль сәүдә челтәрләре җирле җитештерүчеләр белән күбрәк эшли башлаган.

Җирле җитештерүчеләрнең товар әйләнеше 2020-2024 елларда артыр дип көтелә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2020-2024 елларда Татарстанда ваклап сату әйләнеше темпы 101-102,5 процент булыр дип көтелә. Бу хакта парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында икътисад министры урынбасары Олег Пелевин әйтте.

“Җитештерелгән продукцияне җитештерү генә түгел, сату да кирәк. 2019 ел нәтиҗәләре буенча, товар әйләнеше темплары 101,8 процент тәшкил итәчәк. 2020-2024 елларда берәмле сәүдә әйләнеше темпы 101-102,5 процент күләмендә фаразлана. Ваклап сатуда азык-төлек товарлары өлеше 45 процент тәшкил итә”, - диде Пелевин.

Аның сүзләренчә, азык-төлек товарлары буенча берәмле товар әйләнеше республика сәүдә челтәрендә – 12 , федераль сәүдә челтәрләрендә 25 процент тәшкил итә. Җирле эшмәкәрләрнең продукциясенең 63 проценты базарлар, сәүдә нокталары, киоскларда сатыла.

“Соңгы елларда Татарстан Республикасындагы федераль сәүдә челтәрләре җирле җитештерүчеләр белән күбрәк эшли башлады. Җирле җитештерүчеләр продукциясе популяр булу, логистика гадиләшү сәбәбе белән, челтәрләрнең дә кызыксынуы артты”, - ди Олег Пелевин.

Ул ай саен Дәүләт алкоголь инспекциясе төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләрендә республика җитештерүчеләре продукциясе ассортиментын күзәтеп торуын әйтте. “Электрон сәүдә дә зуррак урынны били бара. Безнең товар җитештерүчеләрнең яңа базарларга чыгу мөмкинлеге арта”, - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot