news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия авиакомпанияләре сентябрьдә пассажирлар ташуны 14 процентка диярлек арттырган

Узган айда 10,4 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Россия авиакомпанияләре быел сентябрь йомгаклары буенча пассажирлар ташуны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 13,8 процентка арттырган. Бу 10,4 миллион кешегә хезмәт күрсәтелгән дигән сүз. Әлеге мәгълүматларны Россия авиациясе материалларына таянып, ТАСС агентлыгы җиткерә.

Пассажирлар агымы узган айда 12,8 процентка арткан һәм 25,1 млрд пассажир-чакрым күрсәткеченә җиткән.

Аерым алганда, узган айда үсешне "Аэрофлот" авиакомпаниясе үсеше 3 млн пассажирга (+11,9 процент), "Россия" – 1,2 млн пассажирга (+28,3процент ), S7 – 1 млн пассажирга (+7,4 процент) һәм "Урал авиалинияләре" – 890 мең пассажирга (+25,2 процент) артык ташыган.

Авиакомпанияләр тугыз айда 80,7 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән, үсеш 19,3 процентта булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot