news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: 2021 елгы бюджетның керемнәр өлеше гаять киеренке булачак

Татарстан Президенты бюджет кытлыгы 2,9 млрд сум күләмендә фаразлануын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов: 2021 елгы бюджетның керемнәр өлеше гаять киеренке булачак
https://tatarstan.ru

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе ел катлаулы булачак, бюджет кытлыгы җитди булу күз алдыныда тотыла, бюджетның керемнәр өлеше киеренке булыр дип фаразлана. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында әйтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Утырыш 2021-2023 елларга Татарстанны социаль-икътисади үстерү фаразының төп параметрларына, 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Татарстанның берләштерелгән бюджетын һәм 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Татарстанда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты фаразына багышланды. Биредә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. катнашты.

«Мин күптән җитәкче урыннарда эшлим, шушы еллар эчендә киеренке моментлар булды, әмма болай төшкәнебез юк иде. Бюджетның керемнәр өлеше гаять киеренке. Моннан тыш, бюджет кытлыгы 2,9 млрд сум күләмендә фаразлана. Кытлыкны каплау өчен керемнәр өлеше буенча эш алып барырга кирәк. Аерым алганда, бездә недоимка зур, нинди чыгымнарны безнең көн тәртибеннән төшереп кала алуыбызны карарга», - диде Президент.

Инвестицион программалар 2018 ел дәрәҗәсендә планлаштырыла. «Барлык прогораммаларны да калдырырга тырышырга кирәк, әмма күләмнәрен төгәлләштерергә кирәк. Муниципалитетларга килгәндә исә, безнең фараз рәвешендә килешенгән цифрларыбыз бар, шуңа күрә менә шул расланган параметрлар кысаларында карарлар кабул итегез. Бернинди дә үзбелдекле карарлар булмаска тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бюджет кабул итү буенча системалы эш алып барылсын, барлык кирәкле процедуралар эшли башласын өчен бүген бюджет язмасы буенча эшне башларга кирәк. Ул һәр проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген карарга кушты — ниндиләре аеруча кирәкле һәм нинди күләмнәрдә. 

«Киләсе ел гади генә булмаячак. Быелгы кебек, ягъни ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларындагы капитал салулар булмаячак. Андый мөмкинлекләр юк. Нефть тармагына салым йөкләнешен арттыру турында сораулар бар. Без билгеләгән параметрлар буенча — бу аеруча киеренке эш», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100