news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакындагы оклад өлеше 70 процентка артырга мөмкин

«Бердәм Россия» партиясе бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итә.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакындагы оклад өлешен арттырырга, шулай ук хезмәт хакының база һәм стимуллаштыручы өлешен 70 процентка арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак министрлык һәм профсоюзлар катнашында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр ителә партиянең төбәк бүлеге сайтында.

«Мониторинг күрсәткәнчә, күп кенә төбәкләрдә укытучыларның һәм табибларның хезмәт хаклары хәтта минималь хезмәт хакыннан да түбәнрәк, ә аларның гомуми хезмәт хакы күләме 30 процентка  җитә», — диде Турчак.

«Тәҗрибә күрсәткәнчә, педагоглар эшчәнлеген стимуллаштыру ягыннан иң нәтиҗәлесе — 70/30 пропорциясе: хезмәт хакының 70% — оклад, ә 30% — өстәмәләр. Монда педагогларның казанышларын да исәпкә алырга кирәк», — дип билгеләп үтте «Бердәм Россия»нең «Яңа мәктәп» проекты координаторы Асия Тимирясова.

Шулай ук җитәкчеләрнең, аларның урынбасарларының һәм бюджет оешмаларының баш хисапчыларының уртача айлык хезмәт хакы һәм калган хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы күләмнәренең чик дәрәҗәсен билгеләү тәкъдим ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100